Татышлинский вестник
+12 °С
Дождь
VKOK
Все новости
Общие статьи
13 Декабря 2019, 16:35

14 декабрь – М. Акмулланың туган көне, Башкорт теле көне.

14 декабрь Мифтахетдин Акмулланың туган көне, шуңа бу көн башкорт теле көне буларак билгеләнә.

14 декабрь Мифтахетдин Акмулланың туган көне, шуңа бу көн башкорт теле көне буларак билгеләнә. Акмулла – бөек шагыйрь-чәчән, шагыйрь-мәҗрифәтче, фикер иясе. Ризаитдин Фәхретдин: «Әдип һәм галимнары булмаган халык – бәхетсез. Мәшһүр кешеләрен оныткан халык – яклаучысыз. Әдәбияты булмаган халык – рухсыз», – дип язып калдырган. Ә без бәхетле, рухлы халык. Чөнки, Акмулла кебек –-чәчән, фикер иясе, укымышлы, шагыйрь-мәгърифәтчебез халык хәтерендә. Башкорт теле көнен каршылап, 13 декабрь көнне Югары Тәтешленең 2нче урта мәктәбе укучылары арасында М. Акмулла иҗадына һәм башкорт теленә багышланган дистанцион олимпиада уздырыла. Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнәчәк.
Эльвира Муллаярова, башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы.
Читайте нас: