Татышлинский вестник
+12 °С
Дождь
VKOK
Все новости
Здоровье
26 Июля 2019, 18:43

«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты

Русия Президенты Владимир Пу­тинның май указларын үтәү максатында Башкортстан җитәкчелеге 2024 елга кадәр «Сәламәтлек саклау» гомум­дәүләт проекты кысаларында онкология амбулатор ярдәменең 13 үзәген булдырачак, аларның дүртесе быел ук ачылачак. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин хәбәр итте.

Онкология авырулары белән көрәш «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының өстенлекле бурычларының берсе булып тора. Алты елда яман шеш авыруларыннан үлүчеләр санын 100 мең кешегә 185 очракка кадәр киметү планлаштырыла. Бу максатка ирешү өчен триллион сумга якын акча юнәлтеләчәк. Бу акчаның күп өлеше Русия халкын халыкара клиник рекомендацияләр һәм дәвалау беркетмәләре нигезендә заманча дару препаратлары белән тәэмин итүгә тотылачак.
Башкортстанда онкология амбулатор ярдәменең 13 үзәген ачу каралган, алар районара онкология үзәкләре базасында төзеләчәк. Быел Уфа, Кумертау, Нефтекама һәм Октябрьский шәһәрләрендә шундый дүрт үзәк ачыла.
Шулай ук онкология белән авыручыларны махсус дарулар белән тәэмин итү өчен 1 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк. Алдагы елларда бу сан 300 миллион сумга якын тәшкил иткән.
Читайте нас: